Şrift:
Roza Kurbanın yazısı.(olduğu kimi) Бөтендөнья Татар Конгрессы: исеме һәм җисеме яки «Ике йөз елдан соң инкыйраз».
01.02.2013 [12:46] - Türk dünyası-Turan, DAVAMın yazıları
1990 елларда татар халкы тормышында мөһим вакыйгалар, күп кенә үзгәрешләр булды. Йөз еллардан бирле йоклап яткан татарлар тирән йокысыннан уянды. Татар милләтчеләре 1990 елларда Милли Мәҗлес, Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге, «Ватан» Җәмгыяте, Бөтендөнья Татарлар Лигасы кебек иҗтимагый оешмалар төзеде. 1992 елның июнь аенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы нигезендә Бөтендөнья Татар Конгрессының беренче корылтае чакырылды. 19-23 июнь көннәрендә Казанда булып узган беренче корылтайга дөньядан меңнән артык кеше килде. 1990 елларда халык киләчәккә өмет белән карый иде. Татарстан премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабиров рәислегендә ачылган пленар утырышта беренче сүз Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә бирелгән. Минтимер Шәймиев «Ниятебез изге, юлыбыз туры» исемле чыгышында конгресс турында болай дигән: «Без – бүген Җир шарында көн күрүче татарларны берләштерүче, барлык татарлар исеменнән рәсми сүз әйтә алучы олы һәм вәкаләтле мәҗлес... Минем указ нигезендә чакырылган бу Конгресс татарлар яши торган төбәкләрдә халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән фактор булып хезмәт итәр дип өметләнәм һәм моңа иманым камил. Безнең ниятләребез ак, алар бер кемнең мәнфәгатенә аяк чалмый һәм без бу хакта бөтен дөнья каршысында ачыктан-ачык әйтәбез.» (Бөтендөнья Татар Конгрессы, 8-9 битләр). Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге рәисе Марат Әбдрәсүл улы Мөлеков чыгышында конгресс турында әйтелгән төрле фикерләргә тукталган һәм болай дигән : «Конгрессны төрлечә бәялиләр, берәүләр аңа тискәре бәя биреп маташалар, икенчеләре сәяси төс бирмичә, фәкать күңел ачуга гына кайтарып калдырырга тырышалар. Ләкин «Бөтендөнья татарлары конгрессы» дигән сүз – ул сәяси сүз. Шушы «Бөтендөнья татарлары конгрессы» дигән сүз генә күп татарларны уятты, күпләрне тетрәндерде, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Татарларның җыела алуы бездә көч барлыгын күрсәтте.» (Бөтендөнья Татар Конгрессы, 64 бит). Конгрессның беренче чакырылышында Татарстан бәйсезлеге төп темалардан берсе иде. Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы, профессор, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Индус Ризак улы Таһировның чыгышында түбәндәге фикерләр бар: «Без татар булып яшәүнең гарантиясен булдыру турында да сүз алып барырга тиешбез, алар арасында иң беренчесе итеп безнең Татарстаныбызның бәйсезлеге, аның суверен дәүләт - төрле яктан чәчәк аткан республика булырга тиешлеген әйтеп үтәргә телим. Әгәр без республиканы бәйсез дәүләткә әверелдермәсәк, әгәр без аны төрле яктан чәчәк аттырмасак, безнең татар булып яшәвебезгә гарантия юк. Татарстан Республикасы бәйсез дәүләт булып яши икән, без дә яшәрбез, бездә соңгы буынннар да шөһрәтле милләт булып яшәрләр.» (Бөтендөнья Татар Конгрессы, 22 бит). Бөтендөнья Татар Конгрессының беренче корылтаенда бик күп карарлар кабул ителде, ләкин боларның бик азы гына тормышка ашырылды. Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты оештыру утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев йомгаклау сүзендә болай дигән: «Конгресс үз алдына куйган максатларга иреште. Анда бөтен дөньядан татар халкы вәкилләре җыелып, тел, әдәбият, мәдәният, рухи байлыкларны үстерү мәсьәләләре буенча фикерләштеләр, бер-берсе белән аралаштылар. Бу Конгрессның иң зур кыйммәтен тәшкил итә.» (Бөтендөнья Татар Конгрессы, 140 бит). Конгрессның беренче чакырылышы күтәренке рухта узды һәм өмет бирер кебек күренә иде... 1992 елның июнь аенда мин дә Казанда идем. Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм шәрекъ телләре факультетының читтән торып уку бүлегенең 2 курс студенты булганлыгым өчен җәйге сессия вакыбыз иде. Бөтендөнья Татар Конгрессы чакырылачагын ишеткәч, нәрсә икәнлеген белмәсәк тә барып карыйк әле дип иртә белән торып опера-балет театры янына киттек. Сәгать 10 тирәсендә делегатлар һәм кунаклар килә башлады. Чалма, чапап кигән мөфтиләрне күргәч, үземне әкият дөньясында кебек хис иттем. Ул арада яныбызга таныш булмаган бер ир кеше килде һәм Яр Чаллыдан килгәннәрен, милициянең автобусларын Казанга кертмәвен әйтте. Без, «нигә автобусларныны шәһәргә кермәгәннәр икән?», дип уйладык. Моның җавабын ул вакыт таба алмадым, еллар узгач кына милләтчеләргә 1990нчы елларда да басым ясалганлыгын аңладым...

1992 елдан соң Конгресс корылтае һәр 5 ел саен уздырылып килде. 2012 елда Бөтендөнья Татар Конгрессының V съезды булып узды. Конгресс 20 еллык юбилеен уздырды. Бу 20 елда татар тормышында нинди үзгәрешләр булды? Узып киткән бу 20 ел татар халкы файдасына булмады. Татарстан 1990нчы елларда милли хәрәкәт җитәкчелегендә халык ярдәме белән яулап алынган позициясеннән нык чигенде. 1992 елның март аенда уздырылгын референдум нәтиҗәләре, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Конституциясе татарлар өчен зур уңыш иде. Референдум -Татарстанның бәйсез дәүләт булырга хаклы булуын исбат итте, шулай ук бәйсезлекнең юридик нигезе ныгытылды. Чигенү 1994 елның 15 февралендә М.Шәймиевнең Мәскәү белән коллык килешүенә кул кую белән башланып китте. Ул көннән соң Татарстан җитәкчелеге Мәскәүнең һәр сүзен канун итеп кабул итеп карусыз рәвештә тормышка ашырды. Татар конгрессы да Татарстан җитәкчелегенең һәр адымын хуплады. 2000нче елда В.Путин хакимияткә килгәннән соң татарларны милләт буларак юкка чыгару сәясәтен көчләндерде.

1. 2002нче елдагы халык саны алу вакытында татарлар 45 этник төркемгә аерылды. Татарларны бүлү, төркемнәргә аеру руслар файдасына иде. Аерылганны аю, бүленгәнне бүре ашар, ди халык. Татарлар да русның ашавы өчен хәзерләнде.
2. Рәсәйдә яшәгән халыкларның кирил әлифбасыннан башка әлифбага күчүне тыйган канун 2002 елның 27 ноябрендә Путин тарафыннан имзаланды. Татар зыялылыры латин әлифбасына кайчан күчү мәсьәләсендә үзара бәхәсләшеп ятканда, Путин татарларның планнарын юкка чыгарды.
3. 2007 елның 2 декабрендә Рәсәй парламенты тарафыннан 309нчы канун кабул ителде. Бу канун нигезендә мәктәпләрдә милли телләрдә укыту бетерелде, Татарстан җитәкчеләре бу канунга да каршы тора алмадылыр, татар телен башлангыч мәктәптә генә укытырга һәм ана телендә гаиләдә генә сөйләшергә, дип килештеләр. 309нчы канун нигезендә 2011 елда Рәсәйдә 600, Татарстанда 188 (31%) татар мәктәбе ябылды. XVIIIнче гасырда патша чыгарган фәрманнар нәтиҗәсендә Рәсәй халкының яртысы «телсез» калдырылган иде, бу сәясәт бүген дә дәвам итә. Бүгенге көндә «телсез» калдыру тел кисү юлы белән түгел, ә заманча итеп канун чыгару белән тормышка ашырыла. Путин тарафыннан имзаланган 309нчы канун моның бер үрнәге. Татарларны телсез калдыру кануннарына һәр көн яңалары өстәлеп тора. Рәсәй күләмендә бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә тапшыру кануны каршысында да Татарстан Мәскәү белән килеште, татар балаларының хокукларын яклый алмады.
4. Рәсәй төбәкләрендә президентларны һәм субъект җитәкчеләрен Мәскәү тарафыннан билгеләп кую турындагы канун 2005 елның 25 февралендә кабул ителде. Шулай итеп халык үз хакимият башлылгын сайлап кую хокукыннан мәхрүм ителде. Татарстан җитәкчеләре үз-үзләрен яклап та көрәшә алмадылар.
5. 2010 елның 21 декабрендә Рәсәй Дәүләт Думасы һәм 24 декабрьдә Федерация Шурасы «Президент» атамасын һәм статусын юкка чыгару турында карар кабул итте. Яңа федераль канунда «Русия төбәге башлыгы исемендә Русия дәүләте башлыгы атамасында булган сүзләр кулланылмаска тиеш», - диелгән. Бу канун нигезендә Рәсәйдә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләрдә президент турындагы кануннар үзгәртелергә тиеш булачак. Мәскәүнең татарларны телен, тарихын, үткәнен һәм киләчәген белмәгән, әмерләргә карусыз буйсынган манкортларга әйләндерү өчен чыгарган кануннары моның белән генә чикле түгел. Бу кануннар моннан соң да Мәскәү тарафыннан чыгарылычак һәм бу соңгы милли рухлы, милли үзаңлы татар беткәнгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәскәүнең карарларына каршы чыкмаган Татарстан җитәкчеләре Рәсәйгә «хезмәт иттеләр», милләткә каршы яшерен эшләрен эшләделәр, руска ярдәм иттеләр. 2005нче елда Казанның 1000 еллыгы билгеләнде. Казанның 1000 еллыгы алдыннан башкалада тарихи һәм мәдәни 40лап бина җимерелде. Ел әйләнәсендә башка көн юк шикелле юбилейның 30 августта үткәрелүе, татарлар өчен тарихи әһәмияте булган көнне юкка чыгару өчен уйналган бер уен иде. 1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән иде һәм һәр ел «Җөмһүрият бәйрәме» буларак билгеләнеп үтә иде, 2005 елдан соң 30 август «шәһәр туган көне»нә әйләнеп китте. Безнең татар халкы уен-көлке, бәйрәмнәрне ярата торган халык. Казанның 1000 еллыгы дигәч сөенүчеләр дә, каршы чыгучылыр да булды. Путин үзенә хезмәт иткән татарларның түшенә «татарларга хезмәт» медальләре такты. Түшләренә калай тагылган татарлар сөенечләреннән нишләргә белмәде, мактана мактана башкаларына сөйләделәр. «Җөмһүрият бәйрәме»нең юкка чыгуы аларның уйларына да килми иде. 2006 елда Казан күле уртасында торган 1552 елда Казанны яулап алганда үлгән Куркыныч Иван гаскәрләре өчен ясалган һәйкәл төзекләндерелде һәм монда керү өчен күпер салынды. Бу да «халыклар дуслыгы» битлеге артына яшеренеп эшләнде. Казан руслар тарафыннан яулап алынганда бәйсез дәүләте һәм милләте өчен батырларча һәлак булган бабайларыбызга бүген дә һәйкәл юк, ә басып алучыларга урын түрдән. Бу гаделсезлек түгелме? Татарстанда татарга да, аның тарихына да урын юк. Татар тарихы белән бәйле биналар Татарстан түрәләре тарафыннан җимерелде, урыннары Мәскәү урысларына, җирле татар байларына сатылды. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай яшәгән «Болгар» номерлары башта тарихи бина исемлегеннән чыгарылды һәм 2008 елның 30 сентябрендә җир белән тигезләнде. Шулай итеп Тукай белән бәйле истәлекле урын да юкка чыкты. Татарстан җитәкчеләре бу бинаның җимерелүен сүзсез генә кырыйдан көлеп карап торды, чөнки бу да аларның «хезмәт җимеше», «уңышы» иде...

Бөтендөнья Татар Конгрессына килгәндә: конгресс 1992 елда Татарстан президенты фәрманы нигезендә чакырылды һәм Татарстан хөкүмәтенең ярдәме белән аякта торды. Бу турыда Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты утырышында Татарстан президенты болай дип әйткән: «Монда, оештыру утырышында, Татарстанның югары җитәкчелеге тулы составында килүе үзе үк республика дәүләт һәм хөкүмәт органнарының Башкарма комитет эшенә төрле яктан ярдәм итәргә әзер торуларының билгесе булып тора. Шуның өчен сез аптырамагыз, нишләп бөтен җитәкчеләр монда, дип. Үзебезнең карарыбыз буенча үткәрелгән Конгрессның Башкарма комитеты эшен җайга салып җибәрүне дә бурычыбыз итеп санадык.» (Бөтендөнья Татар Конгрессы, 141 бит). М.Шәймиевнең бу сүзләре конгрессның кем өчен эшләгәнлеген ачык күрсәтә. Бөтендөнья Татар Конгрессы Татарстан хөкемәте өчен эшли, аның һәр адымын хуплый. Ә Татарстан түрәләре үз чиратында Мәскәүнең хезмәтендә. Моннан чыгып нәтиҗә ясасак, Бөтендөнья Татар Конгрессы Мәскәүгә хезмәт итә булып чыга. Ягъни Бөтендөнья Татар Конгрессы татар исеме артына яшеренеп русларга эшли, татарлар өчен бармагын да селкетми... Татарга хезмәт дигән булып татарларга хыянәт иткән бу оешмадан халыкка бернинди файда да юк, киресенчә Бөтендөнья Татар Конгрессы татар халкына зарар бирә. Дөнья күләмендә таркалып, сибелеп яшәгән 7 миллион татар бар. Татарларның 25%ы гына Татарстанда. Бүгенге көндә Бөтендөнья Татар Конгрессының Татарстан һәм Рәсәйдәге 203, чит илләрдәге 123, яшьләрнең 50 берләшмәсен үз канаты астына берләштергәнлеге турында мәгълүмат бар. Монда шуны әйтеп узырга кирәк, Конгресс съездларына менә шул берләшмә әгъзалары катнаша да инде. Башларына түбәтәй киеп Рәсәйдән һәм чит илләрдән конгресс өчен Казанга килгән бу татарларны татар проблемалары кызыксындырмый. Алар Казанга бары тик гизү, күрү, күңел ачу өчен генә килә. Катнашучылырның күбесе рәтләп татарча да белми, монда татар проблемалары турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Ана телен белмәгән, эшенә яраганда гына «татар» булган бу кешеләрдә бернинди өмет тә юк. Аеруча аларның дөнья татарлары исеменнән кул күтәреп уй бирергә бернинди хакы да юк, бер татар да аларга бу хакны бирмәгән һәм бирмәячәк тә.

Бөтендөнья Татар Конгрессының «эшчәнлеге» Сабан туй уздыру, концерт оештыру, бүләк бирү, кайбер татарларның юбилейларына тәбрик хаты, мактау грамотасы язудан узып китә алмады. Конгрессның беренче чакырылышындагы ялкынлы нотыклар сүздә генә калды, гамәлгә ашырылмады. Еллар узган саен нотыклар да көчен югалтты, конгресс КПСС съездларына әйләнеп китте. Бөтендөнья Татар Конгрессының 20 еллык юбилееның исеме дә үзгәрде, «съезд» булды. Беренче чакырылышта яңгыраган «корылтай», «бәйрәм», «җыен» сүзләре русларга тагын да яхшырак күренү өчен «съезд» сүзенә алыштырылды. Юбилейга хәзерләнү эшләре 2 ел чамасы алдан башланды. Конгресс бу юлы Рәсәйдә һәм чит илләрдә «эшчәнлеген» арттырды. Конгресс татарлар белән кызыксына дигән фикер уяндыру өчен ышанычлы кешеләренә очкыч билетләре алып Себер, Сахалин һәм башка җирләргә, шул исәптән чит илләргә җибәрде. Бөтендөнья Татар Конгрессының пропагандасы өчен килгән бу кешеләрнең кулларына бүләкләр белән тулы «конгресс пакетлары» тоттырып җибәрделәр. Конгресс пропагандистлары өчен акча жәлләмәде...Татарларны алдау өчен Мәскәү дә, Казан түрәләре дә һәрнәрсәне эшләргә хәзер иде. Юбилей алдыннан конгресс ябык ишекләр артында яшерен рәвештә «исемлекләр төзеде» һәм бу исемлекләр «тугрылыклы» әгъзалар тарафыннан кул күтәреп бертавыштан «кабул» ителде. Исемлеккә телсез-тешсез, үз фикерен әйтә алмый торган, милли үзаңы булмаган, күндәм «татарлар» кертелгән иде. Болар арасында утыртка сөяге булмаган, «синең белән синеңчә», «минем белән минемчә» булып ике арада йөргән кешеләр дә аз түгел. Алар исә татар халкы өчен иң куркыныч булганнары. Бу кешеләрне тиз генә аерып булмый, шунлыктан алар «мин халкымның янында» дигән булып татарларны алдап йөриләр...Милли рухы, милли үзаңы булган татарлар конгресс исемлегендә юк. Үзе һәм сүзе бер булган чын татарлар кайда соң? Милли рухлы, милли үзаңлы татарлар бервакытта да андый җылы залларга кереп, рус музыкасына биеп, мине чакырдылар әле дип куанып утырмый, киресенчә мондый эшләргә күңелләре рәнҗи, йөрәкләре әрни. Татарга милләт буларак юкка чыгу куркынычы янаган вакытта, татар үлеп ятканда - җыр җырлап, күңел ачып, уен-көлке белән көн уздырып, түрәләргә уч табаны кызарганчы берсен-берсе уздырып кул чабып, рус гимны җырлаганда руска булган тугрылыкны исбатлап үрә катып торучылырны татар халкы да, тарих та гафу итмәс. «Халыкка хезмәт» дигән булып, татар битлеге артына яшеренеп халыкка хыянәт итәләр. Бәлки моны халык белми-сизми, дип уйлыйлардыр. Конгресска катнашучылар шуны белсеннәр ки, татар халкы ахмак түгел бөтен нәрсәне дә белә, бөтенесен дә күрә. Конгресстагылырның исеме генә «татар», җисеме юк. Чын татар булу өчен батырлык, кыюлык, милли рух, милли үзаң һәм милли җан кирәк. Конгресстагыларда боларның берсе дә юк. Андагыларның барысы да шәхси мәнфәгатьләре белән сукырайган, татар мәнфәгатен руска саткан кешеләр, ягъни сатлыкҗаннар.

Бөтендөнья Татар Конгрессының V съезды 2012 елның 6-9 декабрь көннәре арасында Казанда булып узды. Съездга Рәсәйнең 61 төбәгеннән 423, чит илләрдән 218, Татарстаннан 150 делегат, 300дән артык кунак, 120 журналист катнашты. Конгресс башланганчы да, беткәннән соң да бик күп фикерләр әйтелде. Бөтендөнья Татар Конгрессында төшкән фоторәсемнәр интернет аша бөтен дөньяга таратылды. Бу фотоларга карасаң: затлы киемле, шат күңелле кешеләр, шыгырым тулы зал күрәсең. Әйтерсең лә татар халкының бернинди кайгы-хәсрәте, проблемасы юк шикелле...Бу фоторәсемнәрне күргән дөнья - менә татарлар ничек рәхәт яши, конгресслар уздыра, Рәсәйдә демократия бар икән, дип уйлый. Мондый фотолардан соң милләтче татарларның дәгъвасын аңлау да, аңлату да бик кыен. Ә бит Бөтендөнья Татар Конгрессына катнашучыларга «үгез үлсә ит, арба ватылса утын», татар проблемалары аларның ике ятып бер тапкыр төшенә дә керми...

Бөтендөнья Татар Конгрессының V съезды милли рухлы татарларны уйлануга мәҗбүр итә. Конгрессның пленар утырышында ясалган чыгышларның 80%ының рус телендә булуы, анда катнашучылырның татар мәсьәләсенә ваемсызлыгын дәлилли. Татар исеме белән уздырылган җыенда рус теленең ни эше бар, араларында моны уйлаучы булдымы икән? Бөтендөнья Татар Конгрессының V съезды белән бәйле фоторәсемнәргә караганда, хәбәрләр укыганда ирексездән Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте исемә төште. Гаяз Исхакыйның бу повесте 1902 елда языла, 1903 елның 25 июнендә Санкт-Петербург шәһәре цензура комитеты тарафыннан басырга рөхсәт алынгач, 1904 елда И.Н. Харитовның Лито-типографиясендә Казанда китап булып басылып чыга. Исхакый китабының кереш өлешендә бу повестне язуының максатын ачыклый: «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язудан максатым милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Бәгъзе кешеләр, милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм, һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уенныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез» эшемездән дә бер нәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки минем бу фикерем хатадыр. Бәлки бөтенләй көлкедер. Ләкин ни булса да хакыйкатькә бик якындыр, йә хакыйкать үктер. Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртмәсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы лисан (тел) берлән язылмыштыр».(Миннәхмәт Сәхәпов, Яңарыш хәбәрчесе, 191 бит). Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестенең жанры фантастик (хыялый)-публицистик булса да, язганнары бүгенге көндә чынбарлыкка әйләнеп бара. Бу повесть язылганга 110 елдан артык вакыт узган, ягъни татарларның милләт буларак юкка чыгуына 90 ел калган. Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә татар милләтен инкыйразга китергән биш сәбәпкә туктала: «Мин һәр эштә «голяма»ның манигы тәрәккый (прогрессны тоткарлаучы киртә) икәнен күргәч, милләтне тәрәккый иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа манигъ (тоткарлаучы киртә) булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, алар хакындагы хәзир (әзер булып җиткән) гавамымызның фикерен үзгәртү кирәклеге уена җиттем.
Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш – үземезне шул «голяма»ның тәхте әсарәтеннән (коллыгыннан) коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма»ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм «голяма»ның ул кадәр хөббе нәфсе (үз-үзен ярату, мин-минлек) берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер...
Манигы тәрәккыйның икенчесе - мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы, вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы «голяма»ларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләхиятле (сәләтле) түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздан-дыр...
Өченче манигы тәрәккый һәм дә сизелә торган манигы тәрәккый - милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның, бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң сәфил (түбән) кешеләрнең тәхте әсарәтләрендә (коллыкларында) изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм күңелсез хәлдер...
Дүртенче манигы тәрәккый – безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез, һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны икърар кылмавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә манигъ булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качарлар. Мин, бу эшнең дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам...
Бишенче манигы тәрәккый - эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, әсазсыз булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр.
Моның сәбәбе, бәгъзе кешеләр безнең димагымызның (миебезнең) шундый косур (кимчелек) берлән яратылуыннан дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, мутлак моның дәвасын табып, бу бәладан котылуга тиештер».(Миннәхмәт Сәхәпов, Яңарыш хәбәрчесе, 195, 196 битләр).Исхакый повестендә тәхет әсире булган, халык азатлыгы өчен көрәшмәгән кадимче байларны, консерватив руханиларны һәм имамнарны гаепли. Фикеренә дәлил итеп Исхакый курчак туе уздыручы Шаһмөхәммәт байны китерә. Шаһмөхәммәт бай халыкны Айсылу белән Бикбау исемле курчакларның никах мәҗлесенә җыя. Курчак туена һәр ике як та кырык мең тәңкә акча туздыра. Бу әсәр моннан 100 ел элек язылган булса да, әсәрдә күтәрелгән проблемалар бүген дә көнүзәк. Бүген кадимче муллалар, косерватив руханилар, ягъни голяма юк, чөнки дәверләр үзгәрде. Аларның урынына татарларның тормышына ваемсыз, акчаларын кайда куярга белми торган бай түрәләр килде. Бүгенге көндә бай түрәләр җансыз курчак туе уздырмый, җанлы курчакларны (марионеткаларны) чакырып Бөтендөнья Татар Конгрессы исеме артына яшеренеп съезд, ягъни «курчак туе» уздыра. Зур чыгымнар белән уздырылган «курчак туйлары» татарларның мәнфәгатен уйламаган кебек күзгә төтен җибәреп, халык алдап утырадан гыйбарәт. Әсәрендә мәктәп мәсьәләсенә дә тукталган Исхакый, татарларның рус мәктәбендә укымавын инкыйразга алып баручы сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтә. Заманыбызда киресенчә татар мәктәпләре юк диярлек, ата-аналар балаларын «үз теләкләре» белән рус мәктәпләренә илтеп бирәләр. Мәктәпләр һәрвакыт милләтнең төп нигезе булуына карамастан татар мәктәпләренең берәр берәр ябылганын карап торган Казан түрәләре, шулай ук Татарстан президенты фәрманы белән чакырылган Бөтендөнья Татар Конгрессы милләтнең инкыйразга йөз тотуына сөенеп карап тора. Татарларның күбесе бүген дә фәкыйрь, чөнки тапкан байлыкның 80-90%ы Мәскәүгә китә. «Болгар» номерлары, тарихи биналар җимерелгәндә, татар мәктәпләре ябылганда, татарларга каршы кануннар чыгарылгында, кыскача милләтнең язмышы кыл өстендә торганда Бөтендөнья Татар Конгрессы авызына су капкан кебек ләм-мим бер сүз дә әйтми, «курчак туе» уздырып милләтебезне алдый. Конгрессның иң зур «уңышы» Путинга хат /мөрәҗәгать/ язу. Бу «уңыш» Путинга булган тугрылыкны исбатлау, аңа буйсыну, рус коллыгын кабул итү дигән сүз. Путинның «бөтенебез дә рус» дигән сүзләре каршысында да тавышы чыкмаган түрәләрдән нәрсә көтеп була? Татарларга каршы кануннарны Путин чыгармыймы? Шулай булгач аңа хат язуның бер мәгънәсе бармы? Бүгенге көндә Казан түрәләре һәм конгресс әгъзаларының барысы да Путин партиясе булган «Бердәм Рәсәй» (Единая Россия) партиясенең әгъзасы. Путинның авызыннан чыккан сүзне көтеп тормышка ашырырга хәзер торган Казан түрәләреннән һәм конгресстан татар халкына бернинди файда да, өмет тә юк. «Кем арбасына утырсаң шуның җырын җырлыйсың», ди халык. Рус арбасына утырган Бөтендөнья Татар Конгрессы киләсе съездда «Калинка», «Подмосковные вечера», «Катюша» кебек җырлар җырлап, «Кадриль» биюе биерләр инде, әгәр 5 ел тагын кала алсалар...

Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте «курчак туе» белән башлап, әсәрнең бердәнбер герое тарихчы Җәгъфәрнең үлеме белән бетә. «Егерме беренче гасырның соңгы айлары. Оренбург каласында бер болгар карты (язучы татарларны болгарлар дип йөртә) үлеп киткәч, дөньяда нибары ике болгар торып кала: тарихчы һәм язучы Җәгъфәр белән аның хатыны Сөембикә. Озакламый, үле бала табып мантый алмыйча, Сөембикә дә гүр иясе була. Җәгъфәр, кайгысын басарга теләп, Казан аркылы Болгар хәрабәләренә китә. Җилле төндә уяулы-саташулы хәлдә манара эчендә утырганда, манара авып, Җәгъфәр ташлар астында калып һәлак була һәм аның белән берлектә бөтен бер халык инкыйраз була, юкка чыга.» (Гаяз Исхакый, Зиндан, 7 бит). Исхакыйның бу юллары уйландыра... Язучы әйтерсең лә бүгенге көнне тасвирлаган һәм бу әсәрен милләтне үлемнән коткарып калу максаты белән язган. Бүген татарлар куркыныч дәвердән узалар, сират күпереннән кичәләр. Балтага сап булып йөргән, дошман кулында үз халкына каршы эшчәнлек алып барган, күз бәйләш уйнаган Бөтендөнья Татар Конгрессы «татар» битлеге астына яшеренеп милләтебезне инкыйразга алып баручы бер оешма, аның өчен конгрессның бу битлеген ертырга кирәк. «Татар халкына хезмәт» дигән булып татарларга хыянәт иткән конгресс милләтебезгә зарар бирә. «Курчак туе» уздырудан алга китә алмаган бу оешманың таркатылуы шарт. Аеруча Бөтендөнья Татар Конгрессының дөньядагы татарлар исеменнән карар кабул итүе акылга сыймаслык эш. Аларның карарлары белән дөньядагы татарлар килешә дигән мәгънә чыкмый. Шунлыктан «Бөтендөнья Татар» исемен кулланганлыгы өчен судка бирергә кирәк конгрессны. Булмас йортка бөкре туган кирәкми ул, аның өчен исеме җисеменә туры килмәгән бу оешманың таркатылуы татарлар өчен хәерлерәк.. Татарларның күбесе бүген тирән йокыда, уяу булганнары да куркудан чатлыкларга кереп посканнар. Уян татар һәм уйлан, иртәгә соң булыр. Куркуның әсире түгел, өметнең хуҗасы бул!

Файдаланылган әдәбият:

Бөтендөнья Татар Конгрессы. Стенографик хисап. - Казан: Татарстан Министрлар кабинеты, 1992. 296 бит.
Исхакый Г. Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. 671 бит.
Сәхәпов М. Яңарыш хәбәрчесе. – Анкара: ТӨРЕКСОЙ, 2005. 344 бит.
Таһиров И. Бәйсезлек баскычлары / Суверенлык турында уйланулар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994. 279 бит.

Роза Корбан
Әнкара / Төркия.
Bu xəbər oxucular tərəfindən 1285 dəfə izlənilmişdir!
Google Yahoo Facebook Twitter
Del.icio.us Digg StumbleUpon FriendFeed